Ул То Ламны Вьетнам президенты вазыйфасына сайлануы уңаеннан котлаган.
Владимир Путин Вьетнам лидеры То Ламны 2025 елның маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулуга багышланган тантаналарга чакырган. Чакыру ике ил җитәкчесе арасындагы сөйләшүләр барышында булган, дип хәбәр итә “РИА Новости”.
Путин дәүләт башлыгын бәйрәм вакытында Мәскәүдә күрүгә шат булачагын әйткән.
Ул шулай ук сөйләшүләрнең күп өлкәләргә кагылачагын искәртеп, ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү буенча көн кадагына суга торган барлык мәсьәләләрнең каралачагына ышаныч белдергән.
Владимир Путин То Ламны Вьетнам президенты вазыйфасына билгеләнүе уңаеннан котлаган, шәхсән үземнең котлый алуым күңелдә канәгатьлек хисе тудыра, дигән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез