Газетага язылу

Владимир Путин хәрби хезмәткә чакыру яшен күтәрү турында законга кул куйган

Президент Россиядә хәрби хезмәткә чакыру яшен 30 яшькә җиткерү турында законны имзалаган.

Россия Президент Владимир Путин гамәлдәге законга төзәтмәләр белән федераль законга кул куйган. Шулай итеп, 2024 елның 1 гыйнварыннан хәрби хезмәткә чакыру яше 30 яшькә кадәр күтәреләчәк. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган.

Дәүләт Думасында закон проектын беренче укылышта караганда, хәрби хезмәткә чакыру яшен 21дән 30 яшькә кадәр җиткерү, шулай ук 2026 елга кадәр күчеш чоры күздә тотылган булган. Депутатлар икенче укылышта түбәнге яшь чиген арттыру, шулай ук күчеш чоры турында нормаларны төшереп калдырганнар. Шулай итеп, хәзер хәрби хезмәткә 18дән 30 яшькә кадәрге егетләрне чакырачаклар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре