Юрий Трутнев Хөкүмәт Рәисе урынбасары һәм Россия Президентының Ерак Көнчыгыш федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле вазифасыннан азат ителде. Бу вазифаларга Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко билгеләнде.
Дмитрий Григоренко вице-премьер – Хөкүмәт аппараты җитәкчесе вазифасыннан азат ителде. Аның урынын моңа кадәр финанс министрының беренче урынбасары булган һәм Хөкүмәт аппаратын җитәкләгән Ирина Окладникова биләде.
Антон Силуанов, Россия финанс министры вазифасын саклап калып, вице-премьер итеп билгеләнде.
Моңа кадәр Транспорт министрлыгын җитәкләгән Андрей Никитин вице-премьер итеп билгеләнде. Росавиация җитәкчесе Дмитрий Ядров Транспорт министрлыгының яңа башлыгы булды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез