Россия Президенты Владимир Путин хоккей ветераны Зиннәтулла Билалетдиновны Александр Невский ордены белән бүләкләде. Тиешле указ бүген рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында басылып чыкты.
"Югары спорт казанышлары, Ватан спортын популярлаштыруга зур өлеш керткәне һәм илнең физик культурасын үстерүдә актив катнашканы өчен "Динамо — Мәскәү "хоккей клубы" автоном коммерцияле булмаган оешма ветераны Билалетдинов Зинәтулла Хәйдәр улын Александр Невский ордены белән бүләкләргә, – диелә документта.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез