Газетага язылу

Владимир Путинга – 74: дәүләт башлыгының туган көнен ничек үткәрүе билгеле булды

Бүген – 7 октябрьдә Россия Президенты Владимир Путинга 74 яшь тула. Дәүләт башлыгы туган көнен, гадәттәгечә, якыннары һәм туганнары янәшәсендә уздырачак.

Быел аның бәйрәме эш чараларына туры килә. 7 октябрьдә Президентның берничә чит ил җитәкчесе белән телефоннан сөйләшүе күздә тотыла.

Дәүләт башлыгы ярдәмчесе Юрий Ушаков хәбәр иткәнчә, телефон аша аралашуларның эчтәлеге Кремльнең рәсми сайтына урнаштырылачак. Владимир Путин моңа кадәр кат-кат әйтеп килгәнчә, үзенең туган көненнән ниндидер зур вакыйга ясауны кирәк дип санамый.

Президент сүзләренчә, чөнки ул дәүләт яки илкүләм бәйрәм түгел. Шуңа да карамастан, Россия дәүләте башлыгына һәр ел саен чит илләрдәге коллегаларыннан бик күп котлаулар килә. Телефоннан аралашулар вакытында исә, котлаудан соң, дәүләт башлыклары гадәттә халыкара һәм башка актуаль мәсьәләләрне карауга күчә. Кайбер очракларда дустанә илләр җитәкчеләре Владимир Путинны котлау өчен Россиягә шәхсән үзләре үк килеп китә.

Быел Россия Президентын Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин беренчеләрдән булып котлаган. Кытай лидеры алдан ук котлауларын җибәреп куйган. Ушаков әйтүенчә, чит илләрнең кайбер җитәкчеләреннән дә котлау телеграммалары Владимир Путинның туган көненә кадәр үк алынган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Путин, Владимир Путин, Президент России, Президент РФ Владимир Путин

Көн хәбәре