Владимир Путинның Корея халык демократик республикасы башлыгы белән делегациядән тыш сөйләшүләре булачак

Россия Президенты Владимир Путин һәм Корея халык демократик республикасы (КНДР) башлыгы Ким Чен Ын Амур өлкәсендә “Восточный” космодромында очрашкан.

КНДР башлыгының поезды монтаж-сынау корпусы тирәсендәге тимер юлда туктаган. Аның вагонына кызыл келәмле трап сузганнар. Келәмнең як-ягына, ике ил флаглары белән, Көнчыгыш хәрби округының хәрби хезмәткәрләре почетлы каравылга баскан. Ким Чен Ынны Россия һәм КНДР хөкүмәтара комиссиясе башлыгы, табигать ресурслары һәм экология министры Александр Козлов белән Россия Тышкы эшләр министрлыгының дәүләт протоколы департаменты директоры Игорь Богдашев каршы алган. Ким Чен Ын, поезддан төшкәч, каршы алучылар белән почетлы каравыл яныннан узган һәм үзенең лимузинына утырган. Шуннан соң КНДР башлыгы җитәкчелегендәге делегация Россиядәге коллегалары белән очрашуга юнәлгән.

Путин исә бирегә Приморьедан – Көнчыгыш икътисадый форумыннан килгән. Ул Ким Чен Ын белән кабат очрашуына шат булуын белдергән.

Дәүләт башлыклары делегацияләр катнашында, шулай ук үзләре генә сөйләшүләр үткәрәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре