Газетага язылу

Владимир Путинның Нарендра Моди белән нинди темаларга сөйләшәчәге турында мәгълүм булды

Бу атнада Россия Президенты Владимир Путин Һиндстанга сәфәр кылачак. Биредә ул БРИКС саммитында катнашачак һәм илнең Премьер-министры Нарендра Моди белән сөйләшүләр үткәрәчәк.

«Российская газета» хәбәр иткәнчә, Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков ике ил лидерының нинди мәсьәләләрне күтәрәчәге турында сөйләп үткән. Иң элек сәүдә һәм икътисадый хезмәттәшлек, Россия компанияләренең Һиндстан базарындагы урынын киңәйтү, дустанә булмаган илләрнең Россия белән Һиндстан арасындагы дуслыкка аяк чалырга маташулары, Украина белән конфликт – фронттагы бүгенге хәлләр, Иранга бәйле хәлләр, кайбер халыкара проектлар, мәсәлән транспорт өлкәсендәге проектлар тирәсендәге вазгыять буенча фикер алышу булачак,  дигән Кремль вәкиле.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

путин, владимир путин, СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военна

Көн хәбәре