Газетага язылу

Владимир Путинның тәрҗемәчесе – Садыйков Көнбатышның социаль челтәрләре «йолдызына» әйләнгән

Президент тәрҗемәчесе Алексей Садыйков Владимир Путин белән АКШ Президентының махсус илчеләре Стивен Уиткофф һәм Джаред Кушнер арасында уздырылган сөйләшүләрдән соң Көнбатыштагы социаль челтәрләрдә утыручылар арасында популярлык казанган. Аның профессиональ осталыгына һәм сөйләменә сокланганнар.

Садыйков «Звезда» телеканалы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә үзенең көтмәгәндә генә популярлык казануын аңлатып үткән. Үзе әйтүенчә, аның эше бу, һәм ул  аны әйбәт башкарырга тырыша. Кремльдә очрашудан соң социаль челтәрләрдә тәрҗемәче катнашындагы видеоязмалар тарала башлаган. Социаль челтәрләрдә утыручылар Садыйковның һөнәри осталыгына, сүзләрне генә түгел, Россия Президентының интонациясен дә төгәл күчерү осталыгына игътибар иткәннәр.
Чит ил кешеләре үзләренең комментарийларында Садыйковның осталыгын, гаять игътибарлы, җыйнак һәм итагатьле-сабыр булуын билгеләп үткән, кайберәүләр исә инглиз телен белүен бик югары бәяләгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре