Владимир Путинның туган көнен ничек билгеләп үтүе турында сөйләп үткәннәр

Россия Президенты Владимир Путин 7 октябрьдә – үзенең туган көнендә күбрәк вакытын якыннары янәшәсендә уздырырга тырыша. Ләкин бәйрәм эш кына эш рәвешен дә ала. Дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков Көнчыгыш икътисадый форумы кысасында «ТАСС» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

«Әлбәттә, ул да, башкаларыбыз кебек үк, туган көнен якыннары, танышлары белән бергә уздырырга тырыша. Әмма еш кына аның бу көне «хезмәт бәйрәме» кебек килеп чыга. Ягъни ул аны коллегалары белән, башка дәүләтләр җитәкчеләре белән ничектер аралашу өчен куллана. Әйе, еш кына шулай да килеп чыга», – дип билгеләп үткән Кремль вәкиле.

Песков әйтүенчә, Россия Президенты 7 октябрьдә гадәттә БДБ дәүләтләрендәге коллегалары белән очрашулар үткәрә. Шулай ук чит илләр лидерлары да Владимир Путинны шәхсән үзләре телефон аша котлый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре