Россия Президенты Владимир Путин бу көнне узып баручы елга йомгак ясаячак һәм туры эфир аша илебездә яшәүчеләрнең һәм журналистларның сорауларына җавап бирәчәк.
Теләгендә булган барча кеше үзен борчыган сорауларын программаның рәсми сайты аша, 0-40-40 номерына смс яки ммс юллап, шулай ук 8-800-200-40-40 телефоны аша шалтыратып җиткерә ала. Сораулар махсус мобиль кушымта (аның турында программа сайтыннан укып белергә мөмкин) аша да кабул ителә.
Сорауларны, шулай ук видеосорауларны “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләре аша да юлларга мөмкин. Сораулар 4 декабрьдә Мәскәү вакыты белән 15.00 сәгатьтән 19 декабрьгә кадәр – программа беткәнче – кабул ителә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез