Владимир Путинның ышанычлы затлар исемлегенә Татарстаннан 4 кеше кергән

Россия Президенты Владимир Путинның ышанычлы затлары исемлегенә Татарстаннан 4 кеше – КАМАЗ генераль директоры Сергей Когогин, хоккейчы, «Ак барс»ның элеккеге капитаны Данис Зарипов, мөмкинлеклеге чикле кешеләргә ярдәм итү буенча «Я смогу» оешмасына нигез салган Марат Ильясов, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте координаторы Ринат Фазылов кергән.

Бүген Россия Үзәк сайлау комиисясе сайтында пәйда булган исемлектә барлыгы 346 кеше урын алган. Араларында Лариса Долина, Shaman (Ярослав Дронов), Сергей Безруков, Владимир Машков, Никита Михалков, Николай Цискаридзе, Карен Шахназаров кебек сәнгать әһелләре дә бар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Россия Президенты Владимир Путин

Көн хәбәре