Владимир Жаворонков: “Госпитальдә коронавирус белән авыручылар да тавыш бирә”

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан Башкарма комитеты сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков матбугат үзәгенең брифинг залында Татарстандагы эпидемиологик вазгыять һәм мондый вакытта Бөтенроссия тавыш бирү көнендә тудырылган шартлар турында сөйләде.
– Барысы да тиешле шартларда уза. Кешеләр арасында дистанция саклана, ручка һәм перчатка, битлекләр таратыла. Мин бүген үзем дә тавыш бирергә бардым. Һәм участокларда оештырылган тәртиптән канәгать калдым, – диде Владимир Жаворонков.
Бүген госпитальләрдә СOVID-19 белән авыручылар арасында да тавыш бирергә теләк белдерүчеләр булган.
– Без бу эшне тиешенчә оештыра алдык. Госпитальгә махсус бригада килеп, махсус пакетларга салынган ручка һәм бюллетеньны тапшыра. Авыру тавыш биргәннән соң аны тартмага сала. Тавыш бирергә теләүчеләр беткәч, тартма ябыла һәм тавышларны санау башлана. Соңгы мәгълүматлар буенча, тавыш бирергә теләүчеләр бар. Кайбер госпитальләрдә бу эш тәмамлануга таба бара, – диде ул.
Җитәкче әлегә күпме кеше тавыш биргәнлеге билгеле түгеллеген хәбәр итте. Моннан тыш, аның әйтүе буенча, участокларда медицина хезмәткәрләре эшләми. Әлегә табибларга мөрәҗәгать итүчеләр булмаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Конституция буенча тавыш бирү Соvid-19 Конституция – 2020 Владимир Жаворонков

Көн хәбәре