Владивостокта узачак икътисади форумда Татарстан делегациясе дә катнаша

3 сентябрьдән 6 сентябрьгә кадәр Владивостокта X Көнчыгыш икътисади форумы узачак. Форумда Татарстан делегациясен Премьер-министр урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкләячәк.

Владивостокта Татарстан делегациясе «Инвестицияләр» юнәлеше буенча Россия Дәүләт Советы комиссиясе утырышында, шулай ук Россиянең эшлекле климатын яхшырту һәм төбәкләрнең инвестицион үсешенә, кече һәм урта бизнесны үстерүгә багышланган чараларда катнашачак.  Шулай ук ФДУ (бу Ерак Көнчыгышның таяныч университеты) заманча белем бирү һәм фәнни практикаларны гамәлгә ашыручы эшчәнлеге белән танышу планлаштырыла. Ясалма интеллект өлкәсендә тикшеренүләрне үстерүгә аерым игътибар биреләчәк, диелә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре