Волейбол ярышында артистлар икенче урынны яулады

Волейбол – татар эстрадасының иң яраткан спорт төре! Лилия Муллагалиева гаиләсе – бу спорт төрен җәелдерергә иң күп көч куючы! Ни өчен дисәгез, Илсур Гыймадиев (Лилиянең тормыш иптәше) өченче ел рәттән инде зур турнир оештыра, анда исә волейбол белән җенләнгән, төрле өлкәләрдә хезмәт куйган шәхесләр катнаша.

“Әсхәт кубогы” дип аталган бу ярыш иде өченче ел рәттән уздырылды. “Әсхәт белән 40 елга якын дус булдык, вафатыннан соң аның истәлегенә шундый ярыш булдырырга ниятләдем. Ул да минем кебек үк Әлмәт техникумында укыды, спорт остасына кандидат иде”, – ди Илсур Гыймадиев. Шөкер, мондый матур чараны оештырырга ярдәм итүчеләр, теләктәшлек белдерүчеләр күп булган. Иң төп ярдәмчесе – әлбәттә, Лилия үзе. “Без Илсур белән кунак кабул итәргә яратабыз. Йортыбыздан артистлар, дуслар өзелми диярлек. Бу волейбол турниры да бергә җыелырга тагын бер сәбәп булып тора”, – ди Татарстанның атказанган артисты.


Илсур Гыймадиев – төрле спорт төрләрен үз иткән шәхес. “Мин инде мәктәптә укыганда ук хоккей уйнарга яраттым. Соңрак җиңел атлетикага күчтем. Хәзер дә кыш көннәрендә шугалак ясап гаиләбез белән хоккей уйныйбыз, җәйләрен исә волейболга күчәбез”. Идел буенда урнашкан йортлары территориясендә, чыннан да, спорт белән шөгыльләнергә менә дигән мәйдан эшләнгән.


Бу урында ирексездән Дәүләт Советы Рәисе, Татарстанның волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинның даими әйтә торган сүзләре искә төшә: “Волейбол ул – иң гади һәм чыгымсыз спорт төре. Аны уйнар өчен ике багана арасына сетка тарттырып куярга гына кирәк”. Гыймадиевлар бу сүзләрнең хаклыгын үз үрнәгендә раслыйлар, профессионаллар уйнарлык менә дигән волейбол кыры ясаганнар алар.

Инде турнирга кире кайтсак, аны Татарстан күләмендәге ярыш дип әйтергә мөмкин. Барлыгы 7 команда чыгыш ясады, катнашучылар арасында Казаннан тыш районнардан килгән командалар да бар иде. Алдагы ике ел рәттән чемпион калган Яңа Кенәр командасы (Арча районы) белән Вахит авылы (Кукмара районы) җыелма командасы җиңүгә дәгъва кылган фаворитлар дип фаразланган иде. Тик Гыймадиевларның гаилә командасы, Татар эстарадасы артистлары командасы һәм Йөзьяшәрләр уены чемпионнары командалары да үзләренең осталыклары белән шаккатырды. Татар радиосы һәм Журналистлар командалары да матур уен күрсәттеләр. Үзешчәннәр катнашындагы ярыш булганга, билгеле инде команда исемнәре дә, анда уйнаучылар да профессионаллар түгел. Хәтта командалар да урында гына оештырылды дип әйтергә мөмкин. Иң мөһиме – катнашучыларны волейболга мәхәббәт һәм дуслык берләштерде.

Иртәнге якта башланган уеннар кояш баеганчы дәвам итте. Оештыручылар ярыш алдыннан ук: “Бүген волейбол бәйрәме, спорт белән ялны берләштерегез!” дип теләгәннәр иде, шулай булып чыкты да. Уеннар арасында катнашучыларны учакта пешкән ризыклар белән сыйладылар, җырлап биеп күңел ачтылар. Җырчылар исә кыстатып тормыйча гына микрофонны бер-берсенә тапшырып барды. Бер караганда Айдар Рәкыйпов волейбол кырында йөрсә, икенче караганда инде үзенең популяр җырларын башкарды. Шулай ук кунакка килгән Алинә Сафиуллина, Ләйсән Мәхмүтова да җырладылар. Гомумән, микрофон бертуктамый эшләп торды, мәйданда чиратлап командалар уйнады, теләгән кеше Иделдә су керде.

Көн ахырына исә быелгы чемпион ачыкланды. Финалда Артистлар командасы белән уйнап, быел да Яңа Кенәр командасы чемпионлыкны саклап калды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре