Газетага язылу

Волгоградта «Гаилә аҗаганы» Бөтенроссия уенының финалы башланды

Бүген Волгоградта “Семейная зарница” Бөтенроссия уенының финал этабы башланган.

Анда илнең төрле төбәкләреннән 84 команда, 330дан артыграк уенчы катнаша. Уен 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. “Гаилә аҗаганы” буыннарны уртак кыйммәтләр: Ватанга мәхәббәт, тамырларыбызны онытмау, үзара ярдәм һәм җаваплылык тирәсендә берләштерә. Уен финалының нәкъ менә Россия Халыклары бердәмлеге елында узуы аерым зур әһәмияткә ия. Уенда катнашучылар сайлап алу этапларында мәдәният һәм традицияләр белән танышты. Бер команда булып, кыенлыкларны җиңәргә, төрле хәлләрдә якыннарына ярдәм итәргә өйрәнде. Проект остазлары – СВО ветераннарының тоткан урынын билгеләп үтү мөһим.

Алар гаиләләргә үзләренең тәҗрибәсен тапшыра, балаларга һәм ата-аналарга үз көчләренә ышанырга ярдәм итә. Алар шәхсән үзләренең үрнәгендә команданың һәрвакыт ышаныч һәм үзара ярдәмгә нигезләнүен күрсәтә. Финалга чыгучыларны бик бай программа: спорт сынаулары һәм интеллектуаль сынаулар, иҗади бәйгеләр, гаилә белән күңел ачулар, шулай ук Волгоград, аның тарихы һәм истәлекле урыннары белән танышу көтә! Һәр команда үзенең иң яхшы сыйфатларын күрсәтсен, ә иң мөһиме – гаилә белән бергә үткәрелгән уртак уеннан һәм вакыттан канәгатьлек хисе алсын”, – дип билгеләп үткән Россия оборона министры урынбасары – статс-секретаре, “Ватанны саклаучылар” Дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева.

Уен финалында Татарстаннан төбәк этабы җиңүчеләре – Бөгелмә районыннан Саниевлар гаиләсе катнаша. Аларның командасы “Патриоты” дип атала. Гаиләнең остазы – махсус хәрби операция ветераны Максим Кузнецов. Ул Бөгелмә районында социаль координатор булып эшли. Финалга чыгучыларны мәгариф, спорт һәм мәдәни программалар, тәгаенләп әйткәндә: квест-уен, арканлы шәһәрчек, иҗат бәйгеләре, гаилә белән күңел ачулар һәм Волгоград буенча экскурсияләр көтә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре