Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин пленар утырышта шундый фикерен җиткергән, дип яза “Российская Газета”.
Аның басым ясап әйтүенчә, Украина территориясендәге махсус хәрби операциядә НАТО гаскәрләре катнаша, Көнбатыш элитасының үз-үзен тотышы шуны күрсәтә.
“Украина территориясендә НАТО сугыша, – дип искәрткән ул. – Шуңа күрә үзләрен шулай тота да. Алар үз чыгымнарын безнең ил хисабына капларга тели”.
Вячеслав Володин бу белдерүен Европа Берлеге Россия активларын урлау очрагында җавап чаралары турында Думаның Хөкүмәткә мөрәҗәгате проектын карап тикшерү барышында ясаган. Дума Рәисе әйткәнчә, Көнбатышның үз чыгымнарын Россия хисабына капларга маташуына юл куярга ярамый. Ул Европа берлеге Россия акчасын үзләштерү турында карар кабул итү очрагында нәтиҗәле җавап чараларын эшләү зарурилыгына күрсәткән.
Исегезгә төшерәбез: СВО башлангач, Европа Берлеге илләре Россиянең алтын-валюта резервларының шактый зур өлешен – якынча 300 миллиард евро күләмендәге акчасын “катырган”. Европа Берлеге быел “катырылган” Россия активларыннан кергән керемне – 14 миллиард евроны Украинага күчергән.
Россия, моңа җавап йөзеннән, дустанә булмаган илләрдән инвесторлар акчасын махсус счетларга урнаштырып, чикләүләр керткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез