Өлкәннәргә урамга чыгарга ярамый. Март аендагы чикләүләр тагын кабатланды. 65 яшьтән өлкәнрәкләрнең сәламәтлеген кайгырту йөзеннән, аларга әлегә җәмгать урыннарына чыгып йөрмәскә киңәш итәләр. Аларга ярдәмгә волонтерлар килә. Татарстанда “Ярдәм янәшә” акциясе үз эшен дәвам итә.
“Бердәм Россия” партиясенең волонтерлык үзәгендә эшләүче Марина Сәгъдиева яз көне башланган эш җәен дә тукталып тормады, ди.
 – Март аенда ялгыз әби-бабайларга ярдәм итә башладык. Аларга дарулар алып килеп бирдек. Кибеттән азык-төлек сатып алдык. Кирәк чакта психолог хезмәте дә күрсәттек. Өлкәннәрне генә түгел, аларның йорт хайваннарын да кайгырттык. Этләре белән дә урамга чыгып йөри идек, – ди Марина. – Тора-бара дуслашып киттек. Якын кешеләргә әйләндек. Чикләүләр бетерелгәч тә, кайберләренә ярдәм итүебезне туктатмадык. Ярдәм сораган кешенең берсен дә читтә калдырмыйбыз. Әлегә мөрәҗәгатьләр күп түгел. Үзәккә ярдәм сорап шалтыратуга ук, ул кеше янына ашыгабыз. Мин - Казан медицина көллияте укытучысы. Өлкәннәргә ярдәм күрсәткәндә, барлык белемнәрем кирәк булды. Бик теләп ярдәм итәм, аларга булышудан ямь табып яшим.

 Казанның “Ярдәм” милли хәйрия фонды да кешеләргә булышуын туктатмаган. Коронавирус белән бәйле үзизоляция вакытында алар көненә 2 мең мохтаҗ кешегә кайнар ризык өләшкән.
 – Бу эш “Тормыш юлы” акциясе ярдәме белән оештырылды. Хәзерге вакытта без мохтаҗларга көнгә 150 ланч-бокс, аена 500дән артык азык-төлек җыелмасы таратабыз. Үзизоляция вакытында кайнар ризык тарату гына түгел, волонтерлар дару да алып кайтып бирде, кибеткә дә йөрде. Март аеннан бирле безнең үзәк 97 мең кешегә ярдәм күрсәтте. Яңадан чикләүләр кертелгәч, өлкәннәрдән тагын мөрәҗәгатьләр ала башладык. Һәркайсының гозерен тыңлап, тизрәк булышырга ашыгабыз, – ди фондның идарә җитәкчесе Илһам Исмәгыйлов.

 КФУда белем алучы Илшат Садыйков бик теләп ярдәм итәргә алынган.
 – Волонтер булып эшләп караганым юк иде. Авылда үскәч, без һәрвакыт кемгәдер булышып яшәдек. Әле дә ялларга кайткач, ялгыз яшәүче кешеләрнең хәлен белеп чыгам. Казанга килгәч, дустым волонтерлыкка чакырды. Бик теләп алындым. Кешеләр белән аралашу ошый. Аеруча әби-бабайларның рәхмәте иңнәремә канат куя. Алардан чыккач, атлаганымны сизмим. Әйтерсең, очып барам. Кайберләренә дару кирәк, кемдер кибеткә баруымны сорый. Ә бер әби исә, янымда гына утырып тор әле дип тә үтенде. Эшем миңа бик ошый, – ди Илшат.
 Россиядә кайнар элемтә дә үз эшен дәвам итә. 65 яшьтән өлкән һәркем 8-800-200-34-11 телефонын җыеп, “кайнар линия”гә тәүлек дәвамында мөрәҗәгать итә ала.
 Сүз уңаеннан, республика хастаханәләрендә 3 260 волонтер табибларга булыша.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез