«Волонтеры-медики» бөтенроссия хәрәкәте төбәк бүлеге координаторы Анна Макарова Татарстандагы волонтерлар Донецк һәм Луганск өлкәләреннән күчеп кайтучыларны каршы алырга һәм кирәкле ярдәм күрсәтергә тулысынча әзер дип белдерде.
- Волонтерлар урнашачак шифаханә-кунакханәләрдә кизү торачак, волонтер-психологлар ярдәме күрсәтеләчәк. Волонтер-юристлар ихтыяҗ туган очракта һәркемгә теләсә нинди мәсьәлә буенча бушлай консультация бирә алачак. Күченеп кайтучыларның күбесе-балалар, шуңа күрә без алар белән янәшә булачакбыз, әниләренә булышачакбыз, - дип сөйләде Анна. - Хәзерге вакытта гуманитар ярдәм җыю эше бара. Бу - балалар ризыгы, памперслар, шәхси гигиена чаралары һәм җылы кием-салым. Без барысы да үзләрен уңайлы һәм иркен хис итсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышачакбыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез