Газетага язылу

Волонтерлар кабат ерак сәфәргә кузгалды

Балтачның Елена Вәлиева җитәкчелегендәге волонтерлар төркеме әле егерме көн элек кенә СВОдагы якташларына гуманитар ярдәм илтеп кайткан иде.

Волонтерлар кабат ерак сәфәргә кузгалды

Бүген алар кабат юлда. Кайту белән яудагыларның гозерләрен үтәргә  алар сораган әйберләрне тупларга керешкән волонтерлар, күпсанлы райондашлары ярдәме белән, аларны тиз арада әзерләп бетерәләр дә кабат юлга кузгалалар. Башка төркемдәгеләр дә шулай эшли. Егетләр безгә ышанып, өметләнеп ярдәм көтә, башкача була алмый, ди алар.

Елена Вәлиева төркеме бу юлы яудагы якташларына суыткычлар, окоп шәмнәре, маскировка сеткалары, төзелеш кирәк-яраклары, медикаментлар, исемле посылкалар, госпитальләргә одеяллар, якташлары әзерләгән үлән чәйләре, коры ашлар, тәм-томнар алып киткән. Райондашлары исә волонтерларны туган яктан килгән бу ихлас ярдәмнәр ир-егетләребезгә көч өстәсен, тиз арада барысы да исән-имин әйләнеп кайтсыннар, дигән теләкләр белән озатып калган.

«Без бергә (Гармонияле үсештә булган шәхес тәрбияләү)» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре