Волонтерлыкны үстерүгә өлеш кертүчеләргә Республика Рәисе премиясе һәм мактау билгесе тапшырылачак

Татарстанда ихтыярилык (волонтерлык) өлкәсендә «Игелекле Татарстан» Татарстан Республикасы Рәисе премиясе, шулай ук «Татарстан Республикасында иреклеләр (волонтерлыкны) үстерүгә өлеш керткән өчен» мактау билгесе гамәлгә куелачак. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында белдерде.

«Эчкерсез ярдәм һәм кешеләргә хезмәт итү бүген аеруча әһәмиятлегә әйләнде. Шул сәбәпле без «Игелекле Татарстан» республика Рәисе премиясен, шулай ук «Татарстан Республикасында иреклеләр (волонтерлыкны) үстерүгә өлеш керткән өчен» мактау билгесен гамәлгә кую турында карарлар кабул иттек», – дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров әйтүенчә, бу бүләкләр волонтерлык өлкәсендәге хезмәтләрне иң югары дәрәҗәдә тануга әйләнәчәк. «Нинди яшьтә булуларына карамастан, үзара ярдәмләшү эшләрендә активлык күрсәтеп, һәр көн саен изге гамәлләр кылучыларның һәркайсын тану һәм хуплау бу. Алар кешеләребезне җәмгыять тормышында аңлы рәвештә катнашуга илһамландыра, яшь буында гражданлык җаваплылыгы һәм ватанпәрвәрлек хисләрен булдыруга ярдәм итә, җәмгыятьнең бердәмлеген ныгыта», – ди ул.

Премияне гамәлгә кую шулай ук федераль дәрәҗәдә билгеләнгән нәтиҗәлелек күрсәткечләренә ирешүгә дә уңай йогынты ясаячак. Яңа премия 2010 елдан бирле гамәлдә булып килүче «Игелекле Татарстан» республика премиясе традицияләрен дәвам иттерәчәк.

Исегезгә төшерәбез: республикада ихтыярилык эшчәнлеге «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысасында гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов Татарстан Рәисе милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" Раис

Көн хәбәре