Волынец: "Ел саен 500гә якын әти-әни үз баласына хокуктан мәхрүм ителә"

Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец сүзләренә караганда, республикада ел саен 500гә якын әти-әни ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителә. Бу хакта ул җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының сигезенче утырышында әйтте. “Бу – ил күләмендә бик зур проблема”, – диде Ирина Волынец.

Аның сүзләренә караганда, балаларны кире гаиләгә кайтарырга да ашыкмыйлар. “Әти-әни хокукларыннан мәхрүм ителүчеләрнең нибары 3 проценты чамасы гына алга таба үз хокукларын кире кайтара. Әти-әни хокукы чикләнүчеләр арасында әлеге сан 10 процент тәшкил итә”, – диде ул.

Былтыр Татарстанда бала хокуклары бенча вәкил аппаратына 1880 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. “Алдагы ел белән чагыштырганда, бу – 9 процентка күбрәк. Мөрәҗәгатьләр Казан (55 процент), Яшел Үзән районы һәм Чаллы шәһәре (һәркайсында 4әр процент), Түбән Кама, Питрәч һәм Лаеш районнарында (һәркайсында 2шәр процент) күбрәк. Сораулар гаилә (33 процент), белем бирү (24 процент), торак һәм ТКХ, социаль тәэмин итү (һәркайсы 10ар процент) кебек мәсьәләләргә кагыла”, – диде вәкаләтле вәкил.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре