«Время Героев» программасына Татарстаннан СВОда катнашкан ике Россия Герое узган

“Время Героев” Президент программасының икенче агымына 85 кешене сайлап алганнар. Алар инде июнь аенда ук укуга керешәчәк.

Икенче агымда катнашучылар арасында – Татарстаннан СВОда катнашкан ике хәрби. Икесе дә – Россия Герое. Алар сынау узганда иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән.

Беренчесе – гвардия капитаны, Батырлык ордены кавалеры Иван Жарский. Аның подразделениесе бер тәүлек эчендә дошманның 13 техникасын, шул исәптән Германиядә җитештерелгән 7 “Леопард” танкын, шулай ук дошман солдатларын һәм терәк пунктын юк иткән.
Капитан, Россия Герое Рәсим Баксиков – “Алеша” легендар танкы экипажы әгъзасы. Алар хәрби бурычны үтәр алдыннан бик көчле утка эләккән. Танк йөртүче, яраланып, хәрби машинаны идарә итү сәләтен югалткан. Өлкән лейтенант Рәсим Баксиков яраланган иптәшенә беренче медицина ярдәме күрсәтеп, танк штурвалына үзе утырган. Экипажга торак пунктны дошманнан чистарту бурычы куелган булган. Шунда Россия экипажына Украина кораллы көчләренең бронялы 8 машинадан торган колоннасына каршы көрәшергә туры килгән.

Икенче агымга элегрәк заявка тапшыручылар да, яңа кандидатлар да эләккән. Беренче агымда сайлап алу процедурасын төгәлләмәүчеләр икенче агымда шундый мөмкинлеккә ирешкән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре