Газетага язылу

«ВТ» ның якын дусты Гөлгенә Гыйниятова: «Бирәзә мәчетен күреп шаккаттык»

Яңа ел каникулларын авылларда да бушка уздырмаганнар. Барасы килгән җирләрне күреп, рәхәтләнеп ял иткәннәр. “ВТ” ның якын дусты Гөлгенә Гыйниятова дуслары белән бергә яңа мәчеттә кунак булган.

– Арча - Әтнә юлында урнашкан Бирәзәдә төзелгән мәчетне күреп йөрсәк тә, эчен күрәсе килә иде. Менә эченә кереп, намаз укырга да насыйп булды. Сабакташыбыз Фәнил Исмәгыйлев имам булып эшли башлагач безне очрашуга чакырды. – ди ул. – Арча үзәгендәге Җәмигъ мәчетен тәмамлаганыбызга 5 ел безнең. Үзенә күрә кечкенә генә юбилей. Көръән аятьләре укыдык. Мул табын артында Аллаһы Тәгаләбезне зурладык. Салаватлар әйттек. Әлеге мәчетне салдырган Арча АТПсы җитәкчесе Рүзәл абый Гәрәевка, сабакташыбыз Зур Бирәзә имамы Фәнил Исмәгыйлевка Аллаһның рәхмәте булса иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре