«ВТ» тәүге тапкыр «Татарча диктант» яздырды

14–16 ноябрьдә бөтендөнья «Татарча диктант» акциясе уза. Бүген диктантны Татарстанда яшәүчеләр яза. Быел «Ватаным Татарстан» газетасы да, әлеге акциягә оештыручы буларак кушылып, 50ләп кеше белән бергә диктант язды.

Акциянең төп максаты – татар телен популярлаштыру, аңа карата кызыксыну уяту, шул ук вакытта белемне дә тикшерү. Ул быел унынчы мәртәбә уза. 

Газетабыз да, «Татарча диктант» акциясенә кушылып, редакция коллективын, башка матбугат чараларында эшләүче хезмәттәшләребезне, шулай ук теләгән һәркемне бер урынга җыйды. «Татмедиа»ның брифинглар залында 50ләп кеше белемен тикшерде. Алар арасында «Адымнар – Казан» мәктәбе укучылары да бар иде. 

Диктантны газетаның баш мөхәррире Илназ Фазуллин укыды. Бу юлы Татарстан һәм Башкортстанда яшәүчеләр өчен Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәясеннән өзек сайланган иде. Россия төбәкләрендә яшәүчеләргә Мөхәммәт Мәһдиевнең «Җир йөзендә алты кыйтга» әсәреннән, ә чит илләрдә яшәүчеләргә Каюм Насыйриның «Әбүгалисина» әсәреннән өзек тәкъдим ителәчәк.

Диктантның нәтиҗәләренә килгәндә, ул кимендә 1 ай тикшереләчәк.  Билгене белү өчен бланкта язылган исем-фамилия, телефон номеры аша diktant.tatar сайтына керергә кирәк булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре