Габделбәр Ризванов, «Ватаным Татарстан» (ул вакытта – «Социалистик Татарстан») газетасы редакциясенә 1971 елда эшкә килә. «Шуннан бирле биредә эшлим. Хезмәт кенәгәмдә дә бер генә эш урыны. Миңа күп кенә редакторлар белән эшләргә туры килде. Шөкер, җитәкчеләр һәрчак хәерхаһлы, кешелекле, коллективыбыз тату булды. Безнең заманнарда күп кеше начар гадәтләргә бәйләнеп, харап булды. Хезмәтемдә ирешкән уңышымның төп сәбәбе начар гадәтләрем булмауга да бәйледер. Әле бүген дә сафта мин», – ди ул.
Габделбәр Ризвановның моңа кадәр мактау такталарына эләккәне булмаган. «Эшемне бәяләп, мине Татарстанда тәүге тапкыр эшли башлаган Электрон мактау тактасына керткән коллективка рәхмәтемне белдерәм. Республикабызда хезмәт кешесен хөрмәт итүләренә дә сөендем. Ул Электрон мактау тактасына төрле һөнәр ияләре кергән бит. Безнең арттан баручы яшьләргә дә хөрмәтле булырга язсын!» – ди ул.
Электрон мактау тактасын булдыруда 5 меңгә якын зур һәм кече оешма-предприятие катнашты. Алар 15 меңнән артык хезмәткәрне тәкъдим итте. Алар арасында хөрмәткә лаек ветераннар, тәҗрибле белгечләр, махсус хәрби операция ветераннары бар. Электрон мактау тактасы белән биредә таныша аласыз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез