«ВТ» журналисты мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

«Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Рәхмәт хатына лаек булды.

Сәрия Мифтахова «Сыйныф эше» VII Республика бәйгесендә катнашып, җиңүче дип табылды һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

«Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән мәсьәләләрен яктыртуда югары профессионализм, актив мәгълүмати ярдәм күрсәткәне, шулай ук укытучы һөнәренең уңай имиджын популярлаштыруга һәм танытуга зур өлеш керткәне өчен бирелә», - диелгән министрның рәхмәт хатында.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Сәрия Мифтахова мәктәп укытучылар укуты

Көн хәбәре