Бүген "ВТ" Анель Имамиевның икенче теләген тормышка ашырды. Ул бүген Башкортстанның, Татарстанның халык һәм атказанган артисты Айдар Галимов белән очрашты.
Җырчы Анельне бик яратып каршы алды. Анельнең ниләр белән шөгыльләнүен сорашты, укуы белән дә кызыксынды. Ә аннары кичке якта узачак концертына чакырды.
- Кулыннан килгән һәркем игелек кылырга тиеш. Бу йөрәк эше. Аны мәҗбүри эшләп булмый. Мин Анель белән очрашуны үзем дә көттем, - ди җырчы.
Очрашу хакында "ВТ"ның алдагы саннарында укый аласыз.
https://vatantat.ru/2021/03/49347/
Гөлгенә Шиһапова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез