Вузга керү өчен документларны Дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга мөмкин

Бүген Россия югары уку йортларына документлар тапшыру кампаниясе башланган. Абитуриентлар вузга керү өчен документларын Дәүләт хезмәтләре порталындагы “Поступление в вуз онлайн” суперсервисы аша тапшыра ала. Сервис егет-кызларга кабул итү комиссиясенә барып тормыйча гына дистанцияле рәвештә укырга керү мөмкинлеге бирә, дип яза “Татар-информ”.

Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин һәрбер кешенең мөмкинлекләрен һәм талантын ачуның мөһимлеген игълан итте. Югары белем алу – кешенең мөмкинлекләрен ачуда төп нигезләрнең берсе.
Дәүләт хезмәтләре порталы “Цифрлы икътисад” илкүләм проекты нигезендә үстерелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре