Биредә белем бирү хакын тиешле белгечлек буенча студентны әзерләүгә дәүләт тоткан чыгымнан 125 проценттан күбрәккә арттырмау турында сүз бара, дип яза «ТАСС».
Шул рәвешле «Коммерциясез оешмалар турында» федераль законның 92 статьясына төзәтмәләр кертү тәкъдим ителә. Проект авторлары фикеренчә, мондый карар бюджет урынына керү өчен баллары аз гына җитеп бетмәгән егет-кызларга югары белем алу мөмкинлеген арттырачак.
Юрий Афонин аңлатып үткәнчә, дәүләт барлык студентларны да бюджет хисабына укыта алмый икән, түләүле укыту бәясенең нык «тешләвенә» юл куймаска тиеш.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез