WhatsAppка җибәрелә торган открыткаларның куркыныч белән яныймы-юкмы икәнен аңлатканнар

WhatsApp* мессенджерына җибәрелә торган рәсемнәр, шул исәптән котлау открыткалары мәгълүмати иминлеккә янамый. “Лаборатория Касперского” компаниясе вәкиле Дмирий Галов “Газета.Ru” хәбәрчесенә шул хакта аңлатып үткән.

“Рәсем мәгълүмати иминлеккә янамый. Әмма хәбәр берәр нинди сылтама белән җибәрелсә, игътибарлырак булырга кирәк. Мошенниклар, кешенең туганы яки танышы исеменнән котлау открыткалары җибәреп, сылтамага күчүне сорарга мөмкин. Бу очракта сылтаманың, әйтик, мошенниклар ясаган ялган биткә “алып чыгуы” бар”, - дип билгеләп үткән ул.

Белгеч мессенджерларда алданмас өчен ике факторлы аутентификация (логин һәм парольдән тыш, смс-хәбәр яки электрон почта аша код җибәрелә) урнаштырырга, шулай ук шикле сылтамаларга күчмәскә киңәш иткән.

* Россия Федерациясендә эшчәнлеге экстремистлык буларак тыелган Meta компаниясенә керә

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре