хәбәрләр
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе «Герой юлы буйлап» проектын оештыручылар белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Герой юлы буйлап» проекты оештыручылары белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
-
Яңалыклар
Әнвәр Зарипов: «Коммуналь инфтраструктура – тормыш сыйфатының нигезе»
Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Әнвәр Зарипов әйтүенчә, коммуналь инфтраструктура – халыкның тормыш сыйфатының нигезе. Бу хакта ул БРИКС халыкара төзелеш атналыгы кысасында узган «түгәрәк өстәл»дә әйтте.
-
Яңалыклар
Айзатуллин: «Бизнес тарихи һәйкәлләрне торгызырга ашкынып тормый»
Төзелеш тарихи мохиткә туры килергә һәм шул ук вакытта икътисадый яктан үзен акларга тиеш. Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм төзелеш министры Марат Айзатуллин БРИКС халыкара төзелеш атналыгы кысасында узган «Ребус» форумының пленар утырышында әйтте.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «Ребус наследия» фильмын карарга чакырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге үз битләрендә тарихи территорияләрне саклауга багышланган «Ребус наследия» фильмын карарга чакырды.
-
Яңалыклар
Татарстан укытучылары уйлап тапкан өстәл уенын гарәпчәгә тәрҗемә итәргә тәкъдим иттеләр
В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты укытучылары уйлап тапкан «Ата-анага юл» авторлык өстәл уенын инглиз һәм гарәп телләренә тәрҗемә итәргә тәкъдим иттеләр.
-
Яңалыклар
Россиядә 2027 елдан утильләштерү җыемын түләү кагыйдәләрен үзгәртергә мөмкиннәр
2027 елның 1 маеннан Россиядә утильләштерү җыемын исәпләү, түләү һәм түләтү кагыйдәләре үзгәрергә мөмкин.
-
Яңалыклар
Чернышенко балаларны лагерьларга «Дәүләт хезмәтләре» аша яздыруны тәэмин итәргә кушты
РФ Цифрлар һәм Мәгариф министрлыклары 2027 елның җәенә балаларны Россиянең барлык төбәкләрендәге лагерьларга «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша яздыру мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. Бу хакта «ТАСС»ка сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Фәрид Абдулганиевны «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге секретаре вазифасына тәкъдим иттеләр
«Бердәм Россия» Рәисе Дмитрий Медведев РФнең дүрт субъектында партиянең төбәк бүлекчәләре секретарьлары вазифасына кандидатларны хуплады, алар арасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев та бар. Аларның кандидатуралары буенча соңгы карарны төбәк конференцияләрендә кабул итәчәкләр, дип хәбәр итә «Бердәм Россия» матбугат хезмәте.
-
Яңалыклар
Апаста балаларны дингә өйрәтәләр
Апас районының Коштавылы авылында балаларны гарәп теленә, Коръән сүрәләрен укырга өйрәтәләр.
-
Яңалыклар
Министрлар Кабинеты «матур» дәүләт номерларын сату идеясен хуплады
Россия Хөкүмәте «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша «матур» автомобиль номерларын резервлау турындагы закон проектын концептуаль яктан хуплады, ләкин документны икенче укылышка эшләп бетерүне таләп итте. Бу хакта «ТАСС»ка сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Эльвира Нәбиуллина 2027 елда инфляциянең 4 процентка кадәр кимүен фаразлады
База фаразы буенча, Россия Үзәк банкы киләсе елда инфляция дәрәҗәсенең 4 процент дәрәҗәсенә төшүен көтә. Бу хакта Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина Дәүләт Думасында чыгыш ясаганда белдерде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстаннан Луганск Халык Республикасына яшь үсентеләр җибәрелде
Паркларны, скверларны һәм мәктәп ишегалларын яшелләндерү өчен Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 430дан артык агач һәм куак үсентесе җибәрелде. Үсентеләрне Казан дәүләт аграр университеты студентлары һәм укытучылары практик дәресләр вакытында үстергәннәр.
-
Яңалыклар
«Физик-химик алгарыш» республика проекты белем бирү сәфәрләре сериясен дәвам итә
«Физик-химик алгарыш» республика проекты белем бирү сәфәрләре сериясен дәвам итә. Ике фәнне берләштергән программага 9 ноябрьдә старт бирелде: фәннәрне тирәнтен өйрәнү өчен берьюлы ике дисциплина буенча дәресләр башланып китте. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстан белән Кытай медиа өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Кытайның Урумчи шәһәрендә Кытай Халык Республикасының Синьцзян радио һәм телевидение станциясе белән «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ (ТНВ) арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Совет утырышында катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советы утырышында катнашты. Очрашу Мәскәүдә узды һәм физкультура чараларын һәм спорт ярышларын оештыруга багышланган иде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.