КҮП УКЫЛГАН
-
МӨҺИМ
Бурдан да калмый: алданучылар саны артмаса да, зыян күләме кимеми
Эт өрә тора, бүре йөри тора: бу елның гыйнвар–сентябрь айларында мошенниклар Татарстанда яшәүчеләрнең 3,8 миллиард сумга якын акчасын урлаган. Кесәгә кереп кенә калмыйча, җинаять юлына да этәрәләр. Казанда бер үсмер егет, кыз белән танышам дип, мошенниклар тозагына эләккән. Бүгенге тынгысыз заманда белгечләр балаларга аеруча да игътибарлы булырга киңәш итә. Мошенниклардан ничек сакланырга?
-
МӨҺИМ
Кысып киңәйтү: ни өчен «белем ярышлары»ның санын киметәләр?
Россия Мәгърифәт министрлыгы вузларга кергәндә ташлама бирә торган олимпиадалар исемлеген 83 тән 60 ка калдырды. Әлеге яңалык кемнәргә кагылачак? Фән ярышларында җиңүчеләрнең мөмкинлекләре кысылмасмы?
-
Җәмгыять
«Бездән китмибез, дип елыйлар»
«Өч бертуганны гаиләле иттек!» Телефоныма әнә шундый сөенечле хәбәр килде. Түбән Кама районындагы Югары Чаллы интернатында яшәгән ятимнәрне тәрбиягә алганнар.
-
МӨҺИМ
Ышаныч билгесе: Казанда SMIIC утырышлары узды
Татарстан башкаласында Ислам илләре стандартлары һәм метрологиясе институтының (SMIIC) төп чаралары уза. Программа кысасында SMIIC Директорлар советының 32 нче утырышы һәм Генераль ассамблеясының 21 нче утырышы узды, халыкара килешүләргә кул куелды. 50 гә якын ил вәкилен җыйган чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев та катнашты.
-
МӨҺИМ
Чират курьерларга җитте: аларның эшчәнлегенә карата яңа таләпләр кертелә
Казанда якынча 3,5 мең курьер эшли, күбесе электр велосипедларында йөри. Яңа таләпләр буенча алар хәзер хәрәкәт итү тизлеген сәгатенә 25 чакрымнан, тизлекне чикләү зоналарында исә сәгатенә 10–15 чакрымнан да артырмаска тиеш. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Транспорт комитеты рәисе Алексей Сидоров сөйләде.
-
Җәмгыять
Үткән белән киләчәк арасында: Татарстан Фәннәр академиясе оешуга 35 ел тулды
Фән – үз чорының көзгесе. Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланган чараларда бу гыйбарәнең дөреслегенә кабат-кабат инанабыз. Төрле өлкәләрдә ирешелгән казанышлар, чыннан да, шушы чорның мирасы булып, киләчәккә юл ярыр.
-
МӨҺИМ
Эш акчада гына түгел: ипотекага карата кызыксыну ник арткан?
Узган айда илдә яшәүчеләр 641 миллиард сумлык ипотека рәсмиләштергән. Быел бер ай эчендә бу кадәр күп кредит алучылар булмаган әле. Бәяләр дә төшми югыйсә. Ипотекага карата кызыксыну ник арткан? Белгечләр әйтүенчә, эш акчада гына түгел.
-
МӨҺИМ
Ахыры билгесез: Россиядә 18 яшьтән өлкәнрәк һәр бишенче кеше вейп тарта
Россиянең җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру шул хакта сөйли. Бу сан, бер яктан, тартучыларның күп булуын, икенчедән, вейпларның соңгы елларда популярлашуын күрсәтә. Аеруча яшьләр арасында.
-
МӨҺИМ
Кулдан ычкынмасын: машина йөрткәндә видеолар карау юл һәлакәте куркынычын 20 тапкыр арттыра
Телефонда хәбәрләр яза, видео төшерә, шул ук вакытта рульне бора. Үзегезне таныдыгызмы? Телефонга 1 секундка гына күз салган арада да сәгатенә 60 чакрым тизлек белән барган автомобиль 16 метр юл уза. Бу вакыт эчендә автомобильче үзен дә, башкаларны да куркыныч астына куя.
-
Хезмәткә – хөрмәт
Халык рәхмәтенә уралган тәхет
Авыл халкы якын итеп, «Ычтапан, Әндри дәдәй», зурлап, «Андрей Васильевич», дип дәшә аңа. Кем дип мөрәҗәгать итсәләр дә, үпкәләми, зарланмый язмам герое. Чеп-чи татар авылында үзенең исеме колакка ятрак икәнлеген чамалагандыр инде ул. Кемнең кадерлесе? Кайсы як туфагыннан соң ул Әндри дәдәй дигәннәре?
-
МӨҺИМ
«ВТ»га язылучылар арасында атна саен бер бүләк уйнатыла
Газетабыз укучыларын сөендерүне дәвам итә. 2027 елның беренче яртыеллыгына «Ватаным Татарстан»га язылучылар арасында атна саен бер бүләк уйнатабыз.
-
Җәмгыять
«Бу онытылмаслык тәҗрибә булды»
Казанга Халыкара университет спорты федерациясе (FISU) президенты Леонц Эдер килде. Хөкүмәт йортында ул Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин белән очрашты. Анда уртак проектларны тормышка ашыру турында сөйләштеләр. Леонц Эдер Казанда кабат Универсиада үткәрү мөмкинлеге турында да әйтте.
-
Җәмгыять
VI халыкара «Экология – һәркемнең җаваплылыгы» премиясенә нәтиҗә ясадылар
Биш ел элек булдырылган VI халыкара “Экология – һәркемнең җаваплылыгы” премиясе биш ел элек уздырыла башлаган иде.
-
Җәмгыять
Яшь буын нигә үзе күрмәгән чорны «сагына»?
Урам буйлап заманча чыбыксыз наушник урынына чыбыклысын кигән яшь егет атлый. Ул 1990–2000 елларның «алтын хитлар»ын тыңлый.
-
Яңалыклар
Татарстаннан СВОда катнашучыларның хатыннары хоры Амур өлкәсендә чыгыш ясаячак
29-31 октябрьдә Амур өлкәсенең өч торак пунктында – Белогорск шәһәрендә, Ромны авылында һәм төбәк үзәге булган Благовещенскида махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан хәрбиләренең хатыннарыннан оештырылган «Бездән башка беркем дә» волонтёрлык хәрәкәте хоры чыгыш ясаячак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.