Газетага язылу

«Хәбәрне күргәч котым очты»: мошенниклар татар җырчысының чыгышын 500 мең сумга саткан

Популяр татар җырчысы Римма Никитина язылучыларыннан сак һәм уяу булуларын сораган.

Ник дигәндә, мошенниклар аның иҗаты белән кызыксынучыларга чыгышларны оештыручылар буларак яза башлаган.

– Бүген миңа килеп төшкән хәбәрдән шок халәтендә калдым, дөресрәге, бик нык курыктым. Дмитрий исемле адәм мине 400 мең сумга ниндидер банкетка саткан, әле тагын юл өчен һәм туктау урыны өчен 100 мең сум сораган. Шулай итеп, 7 февральдә Самара шәһәрендә чыгыш ясау өчен минем исемнән 500 мең сум сораганнар булып чыга. Зинһар, мондый алдауларга ышанмагыз. Заказларны һәрвакыт үзем кабул итәм. Социаль челтәрләрдә турыдан-туры миңа языгыз, телефон номерымны мин үзем бирәм, заказларны да үзем кабул итәм. Кайвакыт концерт директорым Руслан булыша. Шуңа күрә уяу булыгыз, кемнәргәдер аванс җибәрә күрмәгез, – дип кисәтеп үткән җырчы.

Бу хәл “ВКонтакте” социаль челтәрендә булган. Мошенниклар, үзләрен Римма Никитина чыгышларын оештыручылар буларак чагыштырып, җырчының сәхифәсендә комментарийлар калдыручыларга язганнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре