Газетага язылу

Хәерле сәгатьтә!

Татарстан Иҗтимагый палатасының яңа – сигезенче составы эшли башлады. Яңартылган палатаның беренче утырышында аның рәисе өчен тавыш бирделәр. Әлеге вазыйфага бертавыштан республика Рәисе ярдәмчесе булып эшләгән Александр Терентьев сайланды. Ул оешманы 2020 елдан бирле җитәкләгән Зилә Вәлиеваны алмаштырды.

Хәерле сәгатьтә!
tatarstan.ru

Билгеле булганча, быел Татарстан Иҗтимагый палатасының гамәлдәге составының вәкаләтләре тәмамланды. Ул өч елга билгеләнә. Иҗтимагый палата составында барлыгы 60 кеше. Аларның өчтән берен – Татарстан Рәисе, тагын шул кадәресен Дәүләт Советы билгели. Калган 20 кешене исә Иҗтимагый палата әгъзалары үзләре сайлый. Тулы исемлек әзер, утырышта яңартылган палата әгъзаларының һәркайсы белән аерым-аерым таныштырдылар. Шуннан соң Татарстан Иҗтимагый палатасының яңа рәисе өчен тавыш бирделәр. ИЭУП ректоры Асия Тимирясова әлеге вазыйфага Александр Терентьев кандидатурасын тәкъдим итте. Иҗтимагый палата әгъзалары аны бертавыштан хуплады.

Александр Терентьев хезмәт юлының зур өлешен хакимият органнарында эшләүгә багышлаган. Аерым алганда, 2006–2012 елларда Татарстан Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре идарәсен җитәкләгән. Аннары Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе булып эшләгән. 2022–2023 елларда – Россия Федерациясе сенаторы – Татарстан дәүләт хакимиятенең башкарма органы вәкиле, ә 2023–2025 елларда – Федерация Советының Парламент эшчәнлеген регламентлау һәм оештыру комитеты рәисе урынбасары булып хезмәт иткән. 2025 елда Александр Терентьевны Татарстан Рәисе ярдәмчесе, Татарстан Рәисенең республика Дәүләт Советында вәкаләтле вәкиле итеп билгеләнде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Иҗтимагый палатасының яңа составы әгъзаларын котлады. Ул ассызыклаганча, Александр Терентьев идарә итү һәм зур тормыш тәҗрибәсенә ия, республикада ихтирам казанган.

– Безнең бурыч – республикада яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын аларның өметләренә һәм таләпләренә туры китерү. Иҗтимагый палата белән тыгыз эшләү һәрвакытта да безнең өстенлекле юнәлешләрнең берсе булды һәм шулай булып калачак та. Яңа составның барлык бурычларны да лаеклы үтәячәгенә шигем юк. Хәерле сәгатьтә! – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе Иҗтимагый палатаның элеккеге составына һәм шәхсән Зилә Вәлиевага рәхмәт тә белдерде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, аның җитәкчелегендә Иҗтимагый палата коронавирус пандемиясе, махсус хәрби операция уздыруга бәйле катлаулы чорда әһәмиятле нәтиҗәләргә иреште. «Зилә Вәлиева бар яктан да үрнәк. Аның белән хакимияттә бик күп еллар бергә эшләдек. Бер тапкыр сүккәнем дә булмады», – диде ул, уенын-чынын бергә кушып. Рөстәм Миңнеханов Зилә Вәлиевага «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медален тапшырды.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Иҗтимагый палатаның яңа составына мөрәҗәгать итеп, милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк булуын да искәртте.

 – Татарстанда яшәүче халыкларның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауга игътибарлырак булуыгызны сорыйм. Республикада 175 милләт вәкиле яши. Без бу юнәлештә күп эш башкарабыз: якшәмбе мәктәпләре, мигрант балалары өчен рус телен өйрәнү курслары ачтык, – диде ул.

Парламент җитәкчесе сүзләренә караганда, бу – бик четерекле мәсьәлә һәм ул түземлелек сорый. «Алга таба да бергә эшләячәкбез. Татарстан – ил күләмендә алдынгы төбәкләрнең берсе. Иҗтимагый палата – халыкка иң якын орган. Биредә эшлекле состав оешуына шатмын», – диде ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре