Хафиз Миргалимов 1 май бәйрәме белән котлады

КПРФның Татарстан Республикасы комитеты беренче секретаре Хафиз Миргалимов Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады.

"Хөрмәтле ватандашларыбыз!

Сезне шәхсән үз исемемнән һәм Татарстан Республикасы Коммунистлар партиясе исеменнән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм.

1 Май бәйрәме – халкыбыз өчен төп бәйрәмнәрнең берсе, аның асылы беркайчан да үзгәрми.

Безнең төп максатыбыз – барган юлыбыздан тайпылмыйча, алга бару. Халкыбыз беркайчан да авырлыклар алдында югалып калмады. Бүгенге катлаулы вазгыять шартларында хәзерге һәм киләчәк буынның иминлеге өчен бердәм булып хезмәт куя.

Бәйрәм уңаеннан сезнең һәркайсыгызга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, ниятләгән планнарыгызның уңышлы төстә тормышка ашырылуын, иминлек һәм һәрчак уңышлар гына телим", – диелгән котлауда.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре