Конференцияне уздыру инициативасы белән Дәүләт Советында КПРФ фракциясе әгъзалары чыккан иде. Чарада КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, КПРФ фракциясе координаторы Фәдбир Сафин, ветераннар оешмалары вәкилләре, галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, педагог-тарихчылар, студентлар катнашты.
Конференциядә катнашучыларны Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов сәламләде. Аның әйтүенчә, әлеге чара якташыбыз, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан үткәрелә. Депутат Татарстанда туып-үскән кешеләрнең Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләде, Магуба Сыртланова, Газинур Гафиятуллин, Михаил Девятаев, Борис Кузнецов кебек шәхесләрнең батырлыгын билгеләп үтте. Аларның батырлыклары Бөек Җиңүнең аерылгысыз өлеше булды. «Алдагы буыннарның бурычы – илебез һәм бөтен дөнья тарихында бер үк вакытта героик һәм фаҗигале чор турында хәтерне саклап калу, – дип билгеләп үтте КПРФ фракциясе җитәкчесе. – Бу үз халкыңны, үз илеңне саклап калу һәм фашизмга яңадан таралырга ирек бирмәү өчен мөһим».
Конференциядә шулай ук депутат, Дәүләт Советында КПРФ фракциясе координаторы Фәдбир Сафин, ТР «Татар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте» ТИО рәисе, ТР атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов, тарих фәннәре докторы, профессор, академик, «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясе президенты Энгель Таһиров, техник фәннәр докторы, профессор, Көнбатыш Урал энергетиклары ассоциациясе генераль директоры, Россия Фәннәр академиясенең Урал бүлеге Тау институтының баш фәнни хезмәткәре Данир Закиров катнашты.
Конференциядә шулай ук 99 яшен тутырган Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Маловны хөрмәтләделәр. Александр Малов – Украина, Вена, Берлин һәм Праганы азат итү өчен барган сугышларда катнашкан, СССР һәм Татарстан Республикасының журналистлар һәм Язучылар берлеге әгъзасы, туган якны өйрәнүче.
Профсоюз, ветераннар һәм туган якны өйрәнү хәрәкәте активисты, Татарстан Республикасының нефть сәнәгате ветераны, язучы һәм журналист, туган якны өйрәнүче-тикшеренүче Наил Сәйдәшевнең, тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһировның, техник фәннәр докторы, профессор Данир Закировның, шулай ук Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы, туган якны өйрәнүче-тикшеренүче һәм җәмәгать эшлеклесе Вячеслав Даниловның хезмәтләре билгеләп үтелде.
Оештыручыларның сүзләренә караганда, конференциянең максаты – Идел-Урал төбәгенең фәнни үзәкләре һәм югары уку йортлары галимнәре һәм белгечләренең, туган якны өйрәнүчеләрнең һәм дәүләт эшлеклеләренең туган як тарихын һәм мәдәниятен, Россия һәм Татарстан Республикасы халыкларының икътисадый, технологик, фәнни һәм сәнгать казанышларын өйрәнүнең мөһимлеген аңлауда тырышлыкларын берләштерү. Шулай ук фронтларда һәлак булган һәм җиңү белән туган якларына әйләнеп кайткан батыр якташларыбызның истәлеген саклау да мөһим бурыч булып кала.
Конференция ахырында ветераннарга һәм туган якны өйрәнү хәрәкәте активистларына Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары, КПРФ Үзәк комитетының истәлекле медальләре һәм мактау грамоталары тапшырылды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез