Хафиз Миргалимов "Мобиль сайлаучы" ярдәмендә Чаллыда тавыш бирәчәк

КПРФның Татарстандагы төбәк бүлегенең беренче секретаре Хафиз Миргалимов алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауда Чаллыда тавыш бирергә җыена. Бу хакта ул бүген бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында әйтте.

"Сәгать көндезге бердә Казанда җыелыш уздырабыз. Аннары Чаллыга юл тотам. "Мобиль сайлаучы" мөмкинлегеннән файдаланасым килде. Яңалык бит, сынап карыйк", – диде ул.

Хафиз Миргалимов әйтүенчә, сайлау шадел узса, Дәүләт Советында аларның урыннары җитәрлек булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

КПРФ сайлау 2019 Хафиз Миргалимов

Көн хәбәре