Матбугат конференциясен ачып, Хафиз Миргалимов кичә Дәүләт Советы утырышында республиканың төп финанс законы проекты беренче укылышта кабул ителүен әйтте, хәзерге вакытта төзәтмәләр өстендә эш алып барыла, ә закон проекты ноябрь ахырында икенче укылышка әзерләнәчәк.
«Бюджет балансланган, көтелмәгән чыгымнарны каплау өчен «люфт» бар, бюджет ныклы нигезгә корылган, – диде Хафиз Миргалимов, ММЧ вәкилләренә мөрәҗәгать итеп. – Безнең бюджетка салынган кытлыкны капламаган бер генә елыбыз да булмады. Күрәбез, субвенцияләр дә, субсидияләр дә, республика программалары өчен бүлеп бирелә торган кредитлар да – ә бездә алар 44, кытлыкны капларга ярдәм итә».
Гомумән алганда, КПРФ парламент фракциясе әгъзалары тарафыннан алдагы өч елга исәпләнгән бюджет проектына 105 тәкъдим әзерләнгән. Фракция җитәкчесе билгеләп үткәнчә, мондый тәкъдимнәр арасында – социаль ташламаларны һәм кредит сәясәтен яңадан карау, яшьләргә патриотик тәрбия бирү һәм үзмәшгульләргә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү, коммуналь түләүләр һәм ТКХ тарифлары артуга бәйле рәвештә яшь гаиләләргә өстәмә компенсация бирү. Моннан тыш, КПРФ фракциясе әгъзалары бизнеска бирелә торган салым ташламаларының нәтиҗәлелегенә өч еллык бәя кертергә тәкъдим иттеләр.
«Безнең өстәмәләр һәм тәкъдимнәр республика Рәисе, финанс министрлыгы һәм икътисад министрлыгы тарафыннан хупланыр дип уйлыйм», – диде Хафиз Миргалимов.
Дәүләт Советы депутаты, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты әгъзасы Александр Комисаров республикада коммуналь инфраструктураны төзү һәм модернизацияләү өлешендәге вәзгыять турында сөйләде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез