Хафиз Миргалимов Татарстан Рәисен сайлауда кандидат буларак теркәлү өчен документлар тәкъдим итте. КПРФның Татарстан төбәк бүлеге аны кандидат итеп күрсәтүне хуплады.
Документлар кабул итү чарасы республиканың Үзәк сайлау комиссиясендә узды. Анда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев һәм кандидатларның документларын тикшерү белән шөгыльләнүче эшче төркем әгъзалары катнашты.
«Республика Үзәк сайлау комиссиясенә Татарстан Рәисен сайлауда теркәлү өчен барлык кандидатлар да документлар тәкъдим итә. Эшче төркеме әгъзалары кандидатлар тәкъдим иткән белешмәләрнең дөреслеген, аларның закон таләпләренә туры килүен тикшерә. Документлар тапшырганнан соң 10 көн эчендә тиешле карар кабул ителә», - дип искәртте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев.
Татарстан Республикасы Рәисен сайлау 14 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көне кысаларында узачак. Бу көнне республикада 2752 сайлау участогы ачыла.
Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны һәм 18нче Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.
Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Хафиз Миргалимов (КПРФ) республика Үзәк сайлау комиссиясенә ТР Рәисен сайлауда кандидат буларак теркәлү өчен документлар тапшырды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез