Хафиз Миргалимов Татарстаннның 100 еллык юбилее уңаеннан котлады

Республикабызның күпмилләтле халкын мөһим тарихи вакыйга – Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллык юбилее белән кайнар котлыйм! В.И. Ленин имзалаган Декрет нигезендә төзелгән ТАССР данлы юл үтеп, илебез үсешенә үзеннән лаеклы өлеш кертте. Без татар халкының данлы вәкилләре – революционер Мулланур Вахитов, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәм башка танылган нефтьчеләр, игенчеләр, КамАЗ төзүчеләребез, фән һәм мәдәният эшлеклеләребез белән горурланабыз. Татарстан Республикасы бүген дә казанышларын саклап, Россиядә лидерлар сафында бара. Халкыбызның алга таба да илебезнең чәчәк атуы хакына яңа уңышларга ирешүен, мул тормышта яшәвен телим!

Хафиз Миргалимов,
КПРФның Татарстан төбәк бүлеге беренче секретаре,
Татарстан Дәүләт Советының КПРФ фракциясе җитәкчесе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

ТАССР ТАССРга -100 ел

Көн хәбәре