Хайваннар дөньясында. Казан «Река Замбези» зоопаркыннан РЕПОРТАЖ

Казанда кунакларның күп чагы. Чит төбәкләрдән килүчеләр генә түгел, Татарстан район-шәһәрләреннән дә бик күпләр рәхәтләнеп ял итеп ята бу көннәрдә. Туристлар Казан буйлап таралган. Килгән кунакларны ни белән гаҗәпләндерәләр? «ВТ» журналисты Казан «Река Замбези» зоопаркын урап кайтты.

«Ел саен киләбез»

Лаештан Сәвия апа оныкларын ияртеп килгән. Ел саен зоопаркка киләбез, ди.

– Ничә еллар йөрибез инде. Яңа хайваннар күрәсе килә. Нигәдер күренмиләр әле. Үрчүен үрчиләр, инде хайваннарны танып, белеп торабыз. Әле менә фил кайтканын белми идек. Бүген шуны эзләп йөрибез, – ди ул.

Филимон кушаматлы филне бергәләп эзләдек без. 2017 елның маенда Мәскәүдә туган хайван су коенып ята иде. Әнә шуңа да безгә күренмәгәникән. Бирегә махсус фил өчен генә килүчеләр дә бар.

– Бигрәк акыллы хайван инде. Башта безгә карап торды. Аннары фотога төшерә башлагач, йөргәләп тә алды, бер арты, бер алды белән баскан була. Инде соңыннан су алып коенды. Балаларга кызык. Шулар өчен дип йөрибез инде, – ди Арчада яшәүче Илшат Шакиров.

Бегемот та остарып беткән инде. Кешегә кызык ясыйсы килгән кебек, әле генә су төбенә киткән була, шул арада өскә дә килеп чыга.

Маймыллар торган якка борылсак, биредә дә тамаша. Тик тора белмиләр. Аеруча балалар өчен бик күңелле инде бу урын. Кешедән ким җирләре юк боларның дип сокланып торганда, бер ир фотога төшерүемне сорады. Мәскәүдән үк килгән кунаклар икән.

– Казанда еш булабыз. Быел да вакыт таптык. Зоопарк турында башта интернеттан укыдык, таныштык, аннары гына билет алдык. Баксаң, икәү икән алар сездә. Искесенә кичә барган идек. Яңасына бүген килдек. Яңасы ничек кенә заманча эшләнсә дә, искесен күбрәк ошаттык. Үзебездәге хайваннарны күргәнгәдер инде, – ди Андрей Романов. – Шәһәрегез хатыныма да, балаларга да бик ошый. Татарстанның матур җирләре дә күп. Бәлки сезгә сизелмидер дә. Үзеңнекен күрмисең, читтән эзлисең бит инде ул.

«Көнозын йөрдек»

Зоопаркта хайваннар күп. Арыслан, селәүсеннең бераз черем иткән вакытларына туры килдек. Ә менә юлбарысның эше каты иде. Сөяк кимергәнчагы туры килде. Пыяла аша карыйсы хәзер аларны. Әнә шуңа да күп кенә әти-әни курку белмәс балаларын алар яныннан алып китә алмыйча азаплана.

Фламинголар әллә каян үзләренә чакырып тора. Басып торулары да бик матур. Алар янына да күпләп кеше җыелган иде. Зоопаркны берничә кат урап чыктык. Бер читтәрәк торган тәвә кошы да, башларына такыя аскан торналар, кара каргалар, челән, үрдәкләр дә кешегә ияләнеп беткән инде. Ә менә Нил крокодиллары куркыныч! Карашларында ук ниндидер усаллык сизелә.

Самарадан килгән Ольга белән Дмитрий Ивановларның тиздән бәбиләре туачак. Әлегә икесе генә Казанга кунакка килгән.

– Шәһәрне бик яраттык. Зоопаркка иртән килгән идек, әле дә кайтасы килми. Әкренләп әллә ничә кат әйләнеп чыктык инде. Йоклаган хайваннарның уянганын, ояларына кереп качканнарның чыкканын көтеп тордык. Әле без аларны ашаткан вакытка да туры килдек. Үзе бер рәхәт ял булды, – ди Ольга.

«Ашыйсың килсә – кафе, егылсаң – табиб»

Зоопарк буйлап күзәтеп йөрүне дәвам итәм. Ризык бәяләрен белеп чыгыйм әле дип, кафега керсәм, биредә халык рәхәтләнеп кич утыра. Тамак ялгаучылар да күп. Бәяләренә дә күз төшердем – түзәрлек. Килгән кешеләрне кычкыртыпталамыйлар икән әле!

Аның каравы урамда сату итүчеләрнең бәяләре «тешли». Иң арзанлы туңдырма 150 сум, иң кыйммәтлесе 500 сум монда. Шул тирәдән ерак түгел салкын су, сок та саталар. Анысының да ярты литры 150 сум икән. Инде читкәрәк китәм дигәндә, медпунктка юлыктым. Хәле киткән кешеләргә берсүзсез ярдәм итәләр.

Кайтыр вакыт җитте. Чыгу юлы кибет аша. Зоопаркка кагылышы булган һәм булмаган бик күп нәрсәләр саталар. Шунысы гаҗәп: берәү дә буш чыкмый! Кечкенә балалар белән чыгарсың ди бар! Әле үземнең дә күземә текәлеп карап торган керпе баласын аласы килеп калды.

Казан зоопаркының матбугат үзәге җитәкчесе Галина Гыйлаҗетдинова:

– Быелның 1 июненнән бүгенгә кадәр зоопаркның тарихи өлеше (халык телендә иске) һәм «РекаЗамбези»га барлыгы 244 мең кеше килгән. Аларның һәрберсенә билетлар аерым сатыла. Тарихи өлештәге бина кышка ябылып тора. Биредә 133 төр хайван һәм кошлар бар. Якын киләчәктә башка яңа төр хайван алып кайту планлаштырылмый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре