Хакан Фидан Россиягә проблемалар вәгъдә итә

Бу юллар язылганда, Россия – Украина делегацияләренең Истанбулда икенче очрашуы көтелә. Ике яклы саммит зур үзгәрешләргә китермәс, мөгаен. Делегацияләр утны туктату турында меморандумнар алышу белән чикләнерләр. Россия делегациясенең башында һаман да Мединский торуын искә алганда, кискен борылыш көтелми. Трампның башка фигураны куюны үтенүенә Мәскәү колак салмады.

Киев позициясендә дә үзгәрешләр юк: украиннар сугыш хәрәкәтләрен кимендә утыз көнгә туктатуны таләп итә. Кремль сөйләшүләрне канонадалар тавышы астында алып баруны куәтли, үз позициясен яклап дәлилләр китерә. Мәскәү Киевка гына түгел, НАТОга да җитди таләпләр куя, ләкин Көнбатыш аның сүзләренә колак салмый. Сөйләшүләр мәйданының төп хуҗасы Төркиянең тышкы эшләр министры Хакан Фидан теле белән Мәскәүгә проблемалар юрый. Фидан Украина һәм Көнбатыш җитәрлек сыгылмалылык күрсәтәләр дип саный һәм: «Әгәр Россия шундый ук дәрәҗәдә юл кую күрсәтә алмаса, кыен хәлдә калырга мөмкин – Америка позициясе ягыннан да, утны туктату яклы халыкара җәмәгатьчелек күзлегеннән дә», – дип ассызыклый. Трамп әлегә яңа санкцияләрдән тыела, әмма администрациясендәге чиновниклар басымны көчәйтүне куәтли.

Яңа санкцияләрдән башка да Россия икътисады дәвамлы кризиска батып бара. Нефтькә түбән бәяләрнең дәвамлы булуы көтелә. «Российская газета» һәр санында диярлек күтәрә бу мәсьәләне, чөнки авырткан җирдән кул китми. Бизнесны төп ставка борчый, чөнки икътисадны түбәнгә тәгәрәтә торган төп факторларның берсе шул. Бу мәсьәләдә банкирлар үзара бәхәсләшә. ВТБ рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Пьянов, төп ставка үзгәрешсез калачак, ди. Рәис Андрей Костин исә: «Бәхәсләшә алам, төп ставка июнь утырышында төшәчәк», – дигән фикер әйтә.

Төп ставка сугыш башлау төсле ул: күтәрү җиңел, төшерү авыр. Югары ставка үзе проблемалар тудырса, аны төшерү яңа проблемалар өстәячәк. Үзәк банк Россиянең иң зур компанияләре банкротлыкка чыгарга ихтимал, дип кисәтә. Иминиятләштерү компанияләре дрон һөҗүмнәренең үзләрен бөлдерүеннән зарлана, компенсация түләү авыр, диләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре