Газетага язылу

Хакимият башлыгы СВОда катнашучыга автомобиль тапшырды

Лаеш районы хакимияте башлыгы Илдус Зарипов мобилизацияләнгән якташы – махсус хәрби операциядә катнашучы Эдуард белән очрашкан. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Әңгәмә барышында ул хәрбидән подразделениенең бүгенге ихтыяҗлары, алгы сызыкта хәрби бурычларны үтәү өчен нәрсәләрнең таләп ителүе турында тәфсилләп сорашкан. Авыр хезмәт шартларына чыдам транспорт – машина кирәклеге ачыкланган.

Очрашу йомгаклары буенча хәрби хезмәткәргә «Нива» вездеходын тапшыру турында карар ителгән. Автомобильне Лаеш районы хакимияте «Помощь СВОим» хәйрия фонды белән берлектә әзерләп тапшырган. Машинадан хәрби хәрәкәтләр зонасында хәрби хезмәткәрләрне йөртү һәм кирәк-ярак ташу өчен файдаланылачак.

«Бу машина – районыбызда яшәүче барча халыктан. Хезмәтегездә ярдәм итсен, сезне сакласын һәм ышанычлы ярдәмчегезгә әйләнсен», – дип басып ясап әйткән Илдус Зарипов, хәрбигә машина ачкычын тапшырып.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советының еллык юлламасында билгеләп үткәнчә, бүген барлык хакимият органнарының төп бурычы – алгы сызыкта илебезнең мөстәкыйльлеген саклаучы хәрбиләрне ышанычлы тыл белән тәэмин итү.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре