Рөстәм Миңнеханов Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут белән берлектә Россия илкүләм стендын ачуда катнашты. Федераль министрга Татарстан стендын да күрсәттеләр. Республика әлеге күргәзмәдә алтынчы ел катнаша. Соңгы күргәзмә нәтиҗәләре буенча 2025 елда 20 экспорт килешүе төзелгән. Быел республика стенды ике тапкыр диярлек зуррак та әле. Бу Татарстан җитештерүчеләре, шул исәптән «Хәләл» стандартлары буенча продукция тәкъдим итүчеләр арасында кызыксыну зур булуга бәйле.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан агросәнәгать комплексы продукциясенең экспортлау күләме 512 миллион доллар тәшкил иткән, шул исәптән «Хәләл» продукциясен читкә озату – 45 миллион доллар. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре базары турында әйткәндә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча күрсәткечләр 32 процентка арткан. Бәяләр һәм сәүдә күләменең артуы Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән сәүдә элемтәләренең киңәюен һәм чит илдә республика авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ булуын раслый.
Дубайда Рөстәм Миңнеханов очрашулар да үткәрде. Аерым алганда, ул Abdulmohsen Al-Rоssais & Sons компанияләр төркеме Директорлар советы рәисе Саад Бин Абдулмохсен Әл-Руссайс белән күреште. Согуд Гарәбстанында урнашкан һәм 70 елдан артык тарихы булган әлеге оешма милек, идарә активлары, сәүдә һәм технологияләр белән шөгыльләнә. Очрашу барышында искәртүләренчә, Татарстан Согуд Гарәбстаны белән хезмәттәшлекне ныгытуга зур игътибар бирә. 2024 ел нәтиҗәләренә караганда, ике арада товар әйләнеше 7 тапкыр арткан. «Без киләчәктә дә сәүдә күләмен үстерергә һәм сезнең илгә продукциянең күп төрләрен, аерым алганда, азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы товарларын китерергә телибез», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе әйтүенчә, икътисадый мөмкинлекләрдән тыш, Татарстан Россиянең ислам дөньясы белән багланышларын үстерүдә танылган үзәк булып та тора. Ислам банкингын гамәлгә кертү буенча сынау төбәге буларак, республикада AAOIFI үзәге ачылды. «Без хәләл индустриясен үстерәбез, дөньякүләм таләпләргә туры килә торган стандартлар кертәбез. Бу уңайдан безнең өчен Согуд Гарәбстанының сертификация үзәкләре белән элемтәләр мөһим», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Abdulmohsen Al-Rоssais & Sons компанияләр төркеме Директорлар советы рәисен Татарстанда уза торган «KazanForum»га да чакырды. Саад Бин Абдулмохсен Әл-Руссайс Рөстәм Миңнехановка очрашу өчен рәхмәт белдерде. «Россия белән, бигрәк тә мөселман республикалары белән эшләүгә зур әһәмият бирәбез. Сезнең мөмкинлекләр зур, көндәшлеккә сәләтле, аерым алганда, хәләл стандартлары буенча җитештередә торган продукциягез бар», – диде ул. Саад Бин Абдулмохсен Әл-Руссайс әйтүенчә, ул ислам илләренең сәүдә палаталары ассоциациясен җитәкли. Аңа 52 ил керә һәм оешманың максаты – сәүдә өлкәсендә мөселман илләренең башка илләр белән хезмәттәшлеген җайга салу.
Һиндстанның халыкара инвестицияләр һәм бизнес палатасы президенты Манприт Сингх Наги белән очрашу барышында да ике арадагы хезмәттәшлекне ныгыту турында сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, узган ел ахырында Казанда Һиндстанның Генераль Консуллыгы ачылды. Һиндстанда исә республиканың сәүдә-икътисадый вәкиле бар. Татарстан белән Һиндстан арасында товар әйләнеше соңгы елларда тотрыклы үсә. 2024 ел нәтиҗәләре буенча ул 370 миллион доллар тәшкил иткән. Шул ук вакытта уртак инвестицион проектлар юк, дип тә искәртте Рөстәм Миңнеханов. Ул республиканың сәнәгать һәм икътисадый мөмкинлекләре турында сөйләде. Узган елның көзендә Казанда узган «TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» форумы турында әйтте. Манприт Сингх Наги очрашу өчен рәхмәт белдерде. «Без бизнес вәкилләренең уртак элемтәләр табуын телибез», – дип белдерде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез