• Фото: автор фотосы

Хәлең ничек, урман?

Саба аграр көллиятендә «Урман, синең хәлең ничек?», «Туган җирем, мин сиңа ничек ярдәм итә алам?» дигән темаларга иншалар бәйгесе үткәрелде. Бәйгене Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты, Саба районы мәгариф идарәсе, Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы, Саба урманчылыгы, Саба аграр көллияте, «Гафэль» компаниясе оештырды.

Бу чара үсеп килүче буынны экологик агарту, урманга һәм табигать байлыкларына сакчыл караш формалаштыру, урманчы һөнәренең абруен пропагандалау, патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Шулай ук укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү, табигать байлыкларына сакчыл мөнәсәбәт, туган җиргә һәм урманчы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләү белән беррәттән, укучыларны Казан дәүләт аграр университетына җәлеп итү, «Урман эше» һәм «Экология һәм табигатьтән файдалану» бүлекләренә укырга чакыруны да күздә тотып эшләнде. Бәйгедә Саба аграр көллияте һәм Саба районының 9–10 нчы сыйныф укучылары катнашты.

Бәйге рус һәм татар телендә оештырылды. Анда инша, хикәя, эссе жанрларында язарга мөмкин булды. Нинди жанрда язарга кирәклеген бәйгедә катнашучы үзе сайлап алды. Казан дәүләт аграр университеты вәкилләреннән һәм Саба районы педагогларыннан төзелгән жюри составы үз эшен сыйфатлы итеп, югары дәрәҗәдә башкарды, һәр эшкә бәя бирелде. Язма эчтәлеге темага туры килүе, үзенчәлекле булуы, тел байлыгы, сөйләм бизәлеше, авторлык позициясе – барысы да исәпкә алынды. Җиңүчеләр диплом һәм махсус призлар белән бүләкләнде.

Бәйгедә рус һәм татар телләрендә 60 инша язылды. Килдебәк мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Динә Мәүлитова тасвирлаган урман беренче карашка тынлык белән каршылый. Аннары аның хиссияткә бай күңел дөньясы урманның серле авазын ишетә башлый. Ул тере. Кошлар җыры, агачлар шавы, бөҗәкләр кыштырдавы, чишмәләр челтерәве белән хәлен сөйли урман. Жюри бик хаклы рәвештә Динәнең эшенә беренче урынны бирде. Шулай ук Байлар Сабасы гимназиясе укучысы Азалия Нуриева, Байлар Сабасы урта мәктәбе укучысы Адилә Шәфыйкова да беренче урынга лаек булды.

«Урманнарга керсәң кычкырып кер,

Шауламаган агач калмасын...

Бу – минем әниемнең урманга кергәндә җырлап керә торган җыры, аны урман да бик ярата. Җыр урман эченә кайтаваз булып кереп китә. Җыр туктагач та, урман аны үзенчә дәвам итә. Авыллары урманга терәлеп торганнар гомер-гомергә бәхетле саналганнар. Юлыбызның урман ягына еш төшүе юкка түгел. Минем бабам урманда эшләгән. Урман өчен җан аткан. Без – киләчәк кешеләре. Эшләребез сокланырлык булсын иде. Җир шарының үпкәсе булган урманнарыбызга битараф булмыйк!» – дип ихластан яза Олы Кибәчедән 10 нчы сыйныф укучысы Әлфис Гайнетдинов. Аның эше икенче урынга лаек дип табылды. Икшермә мәктәбеннән Әмирә Саломова, Мичән мәктәбеннән Азалия Тимербаеваның, Байлар Сабасы гимназиясеннән Лиана Галимҗанованың иншалары да икенче урынга чыкты. Өченче премияне 4 кеше: Нигъмәтҗанова Камилә (Эзмә мәктәбе), Ибраһимова Камилә (Мичән мәктәбе), Тимур Юсупов (Шәмәрдән «Үсеш» лицее), Фирүзә Бикбаева (Олы Шыңар мәктәбе) бүлеште. Саба аграр көллияте студенты Алинә Мөбарәкшина, Ильяс Мусин, Лесхоз мәктәбе укучысы Илгизәр Кашапов  аерым номинацияләрдә җиңүгә ирештеләр.

Бик күп яңа башлангычларны әйдәп баручы һәм аларны тормышка ашыруда булышлык күрсәтүче Саба районы җитәкчелегенә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Әлеге бәйгедән күренгәнчә, алмашка үсеп килүче яшь буынның күңелендә табигатькә һәм туган җиребезгә карата хөрмәт һәм ярату яши. Бу яхшылык орлыклары алга таба да уңдырышлы булсын иде.

Харис Мусин,

Татарстан фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре