Алдагы айда да шундый ук хәл күзәтелгән. Бу хакта “РИА Новости” Россия Банкы мәгълүматларына таянып яза.
Шул ук вакытта кешеләр “тере” акчадан күбрәк файдалана башлаган. Узган айда әйләнештәге акча күләме 0,7 триллион сумга арткан (июньдә 0,5 триллион сумга үскән булган).
Үзәк банк белгечләре халыкның банклардагы саклык акчасының әлләни артмавын куллану базарының җанлануына һәм “тере акча”га ихтыяҗның зур булуына бәйләп аңлата.
Асылда счетлардагы сумнар арткан – 0,3 триллион сумга (ягъни 0,4 процентка). Чит ил валютасы исә, киресенчә, үзебезнең акчага күчереп исәпләгәндә 45 миллиард сумга кимегән.
Шул рәвешле июль аенда халыкның банклардагы акчасы арту дәвам иткән, әмма бик азга гына. Шул ук вакытта “тере акча”га ихтыяҗ күзгә күренеп үскән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез