Җәүһәр ул! Татар халык ашлары җыентыгы авторы, республикабызның оста пешекчесе булып танылган Резидә Хөсәенова концертыннан соң тамашачылар әнә шулай дип сөйләште. Үзенең тыйнаклыгы, зәвыклы киемнәре белән халык күңелен яулап алган Резидә апаны яратмау мөмкин түгел. Тормышта нинди – сәхнәдә шундый ул. Бернинди ясалмалыгы да юк.
Күп еллар тәмле ризыклар пешереп башкаларны сөендергәндә, күңел тулы моң булган аның. Соңгы елларда Резидә Хөсәенова Казан сәхнәләрендә чыгыш ясый башлады. Үзе яшерми – ул моның өчен халык җәүһәрләрен барлап, дөньяга таныткан Рифат Фәттаховка рәхмәтде.
– Тамашачыларымнан шулкадәр матур сүзләр ишетәм. Җырлавымны яраталар. Миңа канат куеп торалар, – ди Резидә апа. – Сәхнә һәркемгә яшәр көч бирә торган урындыр инде ул. Моннан яшәреп төшәсең.
Кичәдә танылган җырчылар чыгышы белән үрелеп барды. Тамашачы Рөстәм Асаев, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Алсу Әбелханова, Рәнис Габбазов, «Казан» бию ансамбле, Рисәнә Мостафина, Азат Нургалиев, Равил Гәрәев, Динә Закирова, Айнур Моратов, Динар Бәдретдинов та чыгышларын алкышларга күмде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез