Районнарда нинди чишеләсе мәсьәләләр бар? Татарстан халкын ниләр борчый? Бу һәм башка сорауларга җавап эзләп, Татарстан Дәүләт Советының VII чакырылыш депутатларына кандидатлар бөтен республика буйлап йөрүен дәвам итә. Узган атнада «Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафоны Азнакай, Мөслим, Зәй һәм Сарман районнары аша узды.
Азнакай
Яңа ЗАГС бинасы, ачык һавадагы зур бассейн, «Алга» футбол манежы... Азнакай районында соңгы берничә елда төзелгән һәм ачылган яңа объектларның берничәсе генә әле бу. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин сүзләренә караганда, Азнакай үсештә. Күптән түгел капиталь ремонттан соң Актүбә бистәсенең 2 нче мәктәбе ачылган, узган елның көзендә Мәлбагыш авылы балалары да яңартылган балалар бакчасына барган.
Шул ук вакытта район халкын борчыган сораулар да бар. Аларга «Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафонында катнашучы депутатлыкка кандидатлар җавап бирде. Сорауларның күпчелеге ТКХ өлкәсенә һәм районнардагы юллар торышына кагылышлы иде.
Мөслим
Автобус марафонында катнашучылар мөслимлеләрнең дә теләк-тәкъдимнәрен тыңлап кайтты. Район башлыгы Альберт Хуҗин сүзләренә караганда, Мөслимдә төрле дәүләт программалары кысасында шактый эшләр эшләнә. Юллар төзекләндерелә, авылларда яңа фельдшер-акушерлык пунктлары ачыла, булганнарында ремонт ясала. Ремонтка мохтаҗ булган мәдәният һәм белем бирү оешмалары да игътибарсыз калмый.
«Бердәм Россия» партиясеннән Татарстан Дәүләт Советы депутатлыгына кандидат Марат Бариев билгеләп үтүенчә, яңа проект һәм программалар да тормышның мөһим өлкәләренә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итәргә юнәлдерелгән.
– Әйтик, «Сыйфатлы икътисад» дип аталучы яңа илкүләм проект халык тарафыннан яхшы кабул ителер дип ышанам. Сыйфатлы икътисадтан башка яхшы киләчәкне күз алдына китерү авыр, – диде ул.
Мөслимлеләрне борчыган мәсьәләләргә килгәндә, очрашудагы халыкның күпчелеге Ык елгасы аша күперне төзекләндерү һәм аграр техникумда белем алучылар өчен тулай торак төзү турында сорады.
Зәй
ГРЭСны яңарту һәм урап узу юлы төзү. Бүген Зәйдә көн кадагында торган мәсьәләләр әнә шул икән. Район башлыгы Рәзиф Кәримов әйтмешли, энергетиклар шәһәренең төп хыяллары да бу. Бистәләр эчендәге юлларны төзекләндерү, торак пунктларны чиста су белән тәэмин итү – шулай ук мөһим бурычларның берничәсе.
«СМП» җәмгыятенең генераль директоры Рияз Комаров сәламәтлек саклау һәм мәгариф тармакларына, аерым алганда, матди һәм техник яктан тәэмин ителешенә, шулай ук авыллар һәм бистәләр эчендәге юлларны төзекләндерүгә финанслау җитмәү проблемаларына да тукталды.
Россия Герое Рәсим Баксиков исә яшьләр белән дә очрашты. «Безнең яшьләр – чын патриот. Безгә лаеклы алмаш үстергәнегез өчен бик зур рәхмәт!» – диде ул.
Сарман
Сарманда дүрт мең башка исәпләнгән терлекчелек комплексы төзелә. Аның бер өлеше инде быел файдалануга тапшырылачак. Шул рәвешле 150 кешене эшле итмәкчеләр. «Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафоны кысасында узган очрашуда район үсеше турында сөйләштеләр. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин сүзләренә караганда, быел Сарманда төрле өлкәләрне колачлаучы 30 проект һәм программа гамәлгә ашырыла.
Хәзерге вакытта Сарман районында иң кискен торучы проблемаларның берсе
– Җәлил бистәсендә җылылык системасын төзекләндерү. Моның өчен республика бюджетыннан 14 миллион сум акча бүлеп бирелгән, проект эшләнгән, экспертиза үткәрелгән, хәзер аны гамәлгә ашыралар. Районда шулай ук Җәлил – Сарман, Сарман – Чаллы һәм авыл юлларын ремонтлау эшләре бара.
«Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафоны бу атнада да дәвам итә. Кичә, 29 июль көнне, Татарстан Дәүләт Советының VII чакырылыш депутатларына кандидатлар Әлмәт районында булды.
Сайлау – саннарда
Татарстан Дәүләт Советының VII чакырылыш депутатларын 8 сентябрь көнне сайлаячакбыз. Парламентның яңа составына керәчәк 100 депутат биш елга сайлана. Аларның 50се – бердәм республика округы буенча, 50се – бер мандатлы округ буенча.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез