Эш менә нәрсәдә: хәзер кояш һәм җил энергиясен куллауның заманча технологияләре эшләнгән, әмма алар кыйммәткә чыга. Нефть һәм газ арзан булганда, шуларны ягу отышлы. Җир маеның һәм зәңгәр ягулыкның бәясе кискен үсү, альтернатив энергия чыганаклары куллануны табышлы итә башлаячак. Бер уңайдан аларның үзкыйммәтен киметү юлларын да табарлар. Ихтыяҗ бар икән, тармакка инвестицияләр ясала һәм фәнни тикшеренүләр дә активлаша. «Российсская газета» бу уңайдан «Кризис на Ближнем Востоке даст новый стимул развитию «зеленой» энергетики. Почему для России это может стать проблемой» дигән аналитик язма бирә. Белгечләрнең мәсьәләгә карашы Россия файдасына түгел. Димәк, нефть һәм газның чүпрә кебек кабарган бәяләренә таянып яшәү кыска вакытлы ләззәт кенә бирергә мөмкин. Мәсьәләнең тагын бер авыр ягы шунда: Россия чималын актив куллана торган Азия гигантлары альтернатив энергетика өлкәсендә аеруча зур тырышлык күрсәтә.
Россия икътисады исә көннән-көн авыр сулый: бюджет дефициты үсә, халыкның тормыш дәрәҗәсе түбәнәя. Россия банкы халыкның өметсез бурычлары 2025 ел нәтиҗәләре буенча 2,4 триллион сумнан ашып китүен белдерә. Сан җитди, аның үсеш темпы тагын да җитдирәк. Түләнми торган әҗәтләр күләме өчтән бер өлешкә арткан. 2025 елда әле хезмәт хаклары зур темплар белән үсте, вакансияләр мул иде, эшсезлек куркынычы янамады. Хәзер вазгыять үзгәрә: вакансияләр саны кими, хезмәт хаклары тормозга куелды. Үзәк банк, төп ставка түбәнәюгә карамастан, кредит процентларының югары калуын билгеләп үтә. Реаль банк кредиты 31 процентлы икән. Банк кертемнәренә түләү исә кими.
Россиядә җәмәгать фикерен өйрәнә торган иң зур дәүләт социологик үзәкләренең берсе ВЦИОМ, халыкның ассортимент кимүгә, бәя үсүгә, сыйфат начараюга ияләшкәнен белдерә. Россия Фәннәр Академиясенең Психология институты мониторингы кешеләрнең 42 проценты – депрессиядә, 27 проценты – шомлануда, 31 процентының шомланулы-депрессив халәттә булуын әйтә һәм, халык акылдан яза, ди.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез