Халык күп йөри торган урамнарда самокатларны чикләү тәкъдимен хуплаганнар

Автоэксперт Дмитрий Попов тар тротуарларда, транспорт һәм халык күп йөри торган урамнарда электр самокатлары тизлеген чикләү яки хәрәкәтен тыю тәкъдимен аңлатып үткән. Ул “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә Санкт-Петербургта инде мондый чараларның кертелүен һәм аларның нәтиҗәле булуын билгеләгән.

Белгеч әйтүенчә, төньяк башкалада шәһәр үзәгендә электр самокатлары хәрәкәтен тыюны күздә тоткан губернатор карары 1 июльдән үз көченә кергән. Әлеге чара халык күп йөри торган урыннарда җәяүлеләр иминлеген арттыруга юнәлдерелгән.
Үзәк урамнарда самокатлар калмады диярлек. Тәртип бозучылар күренгәли, әмма алар белән актив төстә эшлиләр. Транспорт комитетының кикшеринг компанияләре белән уртак тел табу нәтиҗәсе бу”, – дип басым ясап әйткән Попов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре